Семинарны бакча мөдире Алия Әдехәм кызы Валиуллина ачып җибәрде. Мәгариф бүлеге методисты Рамилә Гомәр кызы Габдрахманова чыгыш ясады. Тәрбиячеләр “Туган телдә сөйләшәбез” УМКасы кулланып беренче кечкенәләр төркемендә “Кояшта кунакта” , икенче кечкенәләр төркемендә “Теремкәйдә кунакта” дигән интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлекләре күрсәттеләр. Аннан соң тәрбиячеләр рус теленә өйрәтү буеча оештырылган эшчәнлекләр: уртанчылар төркемендә “Одежда и обувь” , ә зурлар катнаш төркемендә “Знатоки природы” дигән викторина карадылар.. Балалар эшчәлектә бик теләп катнаштылар, сорауларга рус телендә җавап бирделәр Семинар ахырында ике телдә “Дуслык ярминкәсе “ дигән күңел ачу кичәсе булды. Ахырдан тәрбиячеләр балалар бакчасында ике дәүләт теленә өйрәтүдә укыту методик комплектларын ничек итеп кулланганнары турында тәҗрибә уртаклаштылар.