Ял сәгатенә клоун да кунакка килде. Балалар кошлар турында белемнәрен ныгытып табышмакларга җаваплар таптылар, бармак уеннары уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук балалар белән уен эстафеталар үткәрелде. Бу уеннарда һәр бала бик актив катнашты.Эстафеталарны үтеп бетергәч клоун балаларны үзенең күңелле һәм мавыктыргыч фокуслары белән кызыксындырды; балаларга бүләк итеп елмайган йөзләр бүләк итте. Бу физик ял сәгатеннән балалар бик канәгать калдылар.