"Мандарин" КВН командасы "Казань Молодая" ачык КВН лигасының ярымфиналына узды

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

8 апрель көнне Совет районының "Казань Молодая" ачык КВН лигасының дүрттән бер финал уеннары узды. 

Әлеге уенда лигасның иң шаян һәм иң тапкыр командалары җыелган иде. Әлеге уен нәтиҗәләре буенча, Биектау районының "Мандарин" командасы үзенең чыгышы белән тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын таң калдырды һәм ярымфиналга узды.

Уеннан соң КВНның КАИ Лигасы редакторы команданың яхшы чыгышын исәпкә алып "Мандарин"ны үз Лигаларына уйнарга  чакырды.

Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International