Ел саен 1 март көнне Халыкара наркотиклар, наркобизнес һәм наркомафиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Бу уңайдан Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында яшьләр катнашында чара үткәрелде. Яшьләр һәм балалар алдында наркотикларның саләмәтлеккә зыяны турында лекция белән фельдшер Айгөл Сабирова чыгыш ясады.