Бер атнада Биектау районында бер ВИЧ-инфекциясе йоктырган кеше ачыкланган

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

16-22 февраль көннәрендә Биектау районында ВИЧ-инфекциясе йоктырган бер кеше теркәлгән дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.

Әлеге көннәредә Татарстан буенча барлыгы 39 ВИЧ-инфекциясе йоктыру очрагы теркәлгән. 11 очрак – Казанда, 5әр очрак Яр Чаллы, Түбән Камада, Бөгелмә районыда 3 очрак, Алабуга районында 3 очрак, ике очрак Яшел Үзән районында. Биектау, Әгерҗе, Азнакай, Лениногорск һәм Яңа чишмә районнарында ВИЧ-инфекциясе йоктырган берәр кеше ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International