“Ватанны саклаучылар” халыкара патриотик кино фестивале җиңүчеләре мәгълүм

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Казанда IV “Ватанны саклаучылар” халыкара патриотик кино фестивале тәмамланды. Фестивальдә Россия режиссерлары һәм иҗат коллективларыннан тыш Казакъстан, Тадҗикстан, Беларусь, Украина, шулай ук Иран, Сербия вәкилләре дә катнашты. Быел әлеге чара Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Фестивальнең жюри әгъзалары Россиянең атказанган артисты Владимир Демидов җитәкчелегендә эшләде. Ябылыш тантанасында ул патриотик тәрбия өчен медальгә лак булды. Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Изге йөрәкләр” Һава-десант гаскәрләре Ветераннарының хәйрия фонды оештырган.

Җиңүчеләр иң яхшы документаль, кыска метражлы, анимацион кино, иң яхшы видеоклип һәм репортаж номинацияләре буенча билгеләнде.

24нче урта мәктәп карамагындагы “Сулевия” эксперименталь һәм автор киносы студиясе, 18нче мәктәп карамагындагы “ЧиБ” студиясе һәм «MalcolmCo» продакшн-студиясе жюридан актуальлек өчен махсус бүләк алды. “Алиса” студиясеннән София Юрина “Иң яхшы видеоклип” номинациясендә җиңүче булды. “Иң яхшы автор клибы” номинациясендә “Квартал” балалар медиатехнологияләр студиясен диплом белән бүләкләделәр.

“Башкортстан” кино студиясенең “Өч хат” фильмы фестивальдә жюриның “Үзенчәлекле жанр карары өчен” махсус бүләгенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International