Биектау авылында яшәүче Анна Жемкова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

23 февраль көнне Биектау районының Биектау авылында яшәүче Анна Ивановна Жемкова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Озын гомерле райлндашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район башлыгы Рустәм Кәлимуллин килде. Ул юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлай телеграммасын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Анна Иван кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны. Буөек Ватан сугышы елларында ул тимер юлда эшләгән, вагоннарны бер-берсенә ялгап торган.

Ире - өч тапкыр Дан Ордены кавалеры Иван Степан улы белән бергә 50 елга якын иңгә-иң куеп яшәгәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International