2017 елның апрель аенда "Биектау" медиахолдингы базасында Россиянең атказанган артисты, Мәскәүдә яшәүче Владимир Николай улы Демидовның иҗат остаханәсе эшли башлаячак.
Иҗат остаханәсе Владимир Демидов җитәкчелегендә эшләп, анда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры, Казан театр училищесы укытучысы Резеда Гарипова актерлык осталыгы буенча һәм сәхнә теле буенча балалар һәм үсмерләрнең "Вдох" театр студиясе җитәкчесе Юлия Комарова укытачак. Студиягә теләгән һәркем йөри ала. Курс өч ай дәвам итәчәк. Курс ахырында йомгаклау чарасы булачак.
Иҗат остаханәсенә язылу өчен, тулырак мәгълүмат алу өчен телефон:89178606088