Рөстәм Кәлимуллин: көрәшчеләр 300 мең сумлык премиясез калды

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Биектауда татарча көрәш буенча республика беренчелеге белән беррәттән, хоккей буенча дә яшь малайлар арасында төрле турнир уеннары барды. Җирле җитәкчеләр бер ярыштан икенчесенә ашыкты.

 

Әйе, Биектаудагы көрәш турниры вакытында күршедә үк урнашкан Боз сараенда хоккей беренчелеге дә барды. Кайсыдыр яшьтәге егетләр (малайлар дип әйтергә тел әйләнми) республика турнирында катнашты, кайсыларыдыр Россия беренчелегенең Идел буе зонасы чемпионатында уйнады. Җирле җитәкчеләрнең ниндидер ярышка өстенлек бирергә теләмәве аңлашыла да, шуңа алар көрәшкә дә, хоккейга да берьюлы җанаттылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның да һәм хоккей, һәм көрәш җанатары икәнен беләбез. Ул эшләгән районнар һәрвакыт көрәштә лидер булды. Үзенең малае Азат профессиональ югарылыкта хоккей уйнады.

Биектауда шул ук исемдәге хоккей командасы Казанның «Ак Барс»ы белән уйный дигәч, без, әлбәттә, анда керми булдыра алмадык. Гәрчә көрәштә дә инде финал очрашулары башланырга тиеш иде. «Глава»ны да Боз сараенда «тоттык» без. Аның аягүрә басып, җилкенә-җилкенә, кычкыра-кычкыра үз райондашлары өчен җан атуын күрергә кирәк, аның сурәтләп булмый. Паузалар арасында диктофонымны тотып, сорауларыма җавап алырга да өлгерәм әле.

 

- Рөстәм Галиуллович, кайсына өстенлек бирәсез соң: хоккейгамы, көрәшкәме?

- Һәркемнең үз яраткан спорт төре була, һәркемгә үзенеке якын. Мин, әлбәттә, беренче урынга көрәшне куяр идем, әмма бүгенге көндә көрәшкә егетләрне тарту авыррак. Бар да, җитмәсә, район үзәге егетләре хоккейга, футболга йөриләр. Әгәр дә бу спорт төрләре булмаса, менә бүген бозда кәшәкә тоткан егетләр “Сабантуй” газетасы призлары өчен көрәшер иде, мөгаен җиңәр дә иде. Уен төрләре кызыграк шул. Популяррак та. Көрәш белән исә авыл малайлары шөгыльләнә, район командасы данын да алар яклый. Мөмкинлекләр бар, шөкер. Әйтик, шул ук боз сараена хоккейчылар гына түгел, тимераякта шуучылар да, фигуралы шуу осталары да теләп йөри.

Менә бу егетләр инде дүрт-биш ел хоккей белән шөгыльләнә. Ел саен ниндидер турнирда катнашалар. Төрле танылган командалар белән очрашалар, җиңәләр. Әйтик, безнең егетләребез “Ак Барс”ны, Саратов, Тольятти, башка танылган хоккей шәһәрләре егетләрен оттылар… Алар аерым классларда укыйлар, укулары күнегүләр белән туры килми. Шулай да хәтта гел бишлегә укучыларны да сатып җибәрә алалар.

 

- Тренерлар белән проблемалар бардыр инде?

- Беләсезме, әйбәт тренер җиде меңгә эшкә килми инде ул. Моны аңлап без үзебез дә хоккей тренерларына 30 мең өстәмә түләү керттек. Әлбәттә, менә бүген уйнаучы “Ак Барс”тагы кебек түгел хәлләребез. Аларның әнә ничә тренер бит анда, капкачыныкы да, уенчыларныкы да, башкасы да. Ә бездә бер тренер. Ләкин аптырап калмыйбыз, әйткәнемчә, әлегә турнир таблицасында “Ак Барс”тан алда барабыз.

 

- Ә сез нәтиҗәне беренче планга куясызмы?

- Юк-юк. Җан атабыз билгеле. Менә карагыз: күпчелек яшьләрнең 5-6 классларда ук икенче ияк аслары барлыкка килә бит. Машинада китереп куялар аларны мәктәпкә, алып китәләр, эш эшләтмиләр, компьютерда утыралар. Ә менә бу егетләр инде сәламәтләр, алар селкенә, алар инде 40 яшьтә инфаркт кичермиячәк. Иң мөһиме — сәламәт булсыннар!

 

- Муса Җәлил турнирында җиденче урынны алып кайткач көрәшчеләргә эләккән, дигән сүзләр йөри…

- Эләккән дип… Әлбәттә, җиденче урынга сөенмәдек. Без бит һәрдаим җиңүчеләр арасында. Сәбәпләре бар. Ике алдынгы көрәшчебез җәрәхәт алган. Нәфис Миннебаевны да иң соңгы моментта гына көрәшергә өндәдем. Берсен 60 кг.га әзерләгән идек, 18 яше тулмагач кертмәделәр. Ләкин бу аклану түгел. Һәрбер авырлыкта запас көрәшчеләр булырга тиеш шул. Безнең мөмкинлекләр белән 7нче урын әйбәт түгел. Әгәр дә команда призерлар арасына керсә, без аларга 300 мең сум акчалата бүләк бирә идек. Җиденче урын өчен инде биреп булмый.

 

Ә тиздән исә Биектауда “Ак Барс” үзе дә уйный башларга мөмкин. Яшьләр командасы турында сүз бара. Сер түгел, Казанда яшьләр командасы уенын карарга йөрүчеләр бик сирәк. Хәзер инде ВХЛ җитәкчелеге белән берлектә команданы Биектауда уйната башлау турында сүз алып баралар. Дөрес, моның өчен Боз сараенда бик зур үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. “Акчасын бирсәләр, ике айда эшләрне башкарып чыгарга була. Ул вакытта инде Биектауда хәлләр төбе-тамыры белән үзгәрәчәгенә шигем юк минем”, — ди бу уңайдан Рөстәм Кәлимуллин.

 

Бирсен Ходай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International