Погрузчик руле артындагы хатын-кыз алда йөк булу сәбәпле зыян күрүчене күрмәгән.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда «КАМАЗ» заводында эшче үлеме факты буенча беренчел тикшерү үткәрелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова җиткерде.
Искәртеп үтик, кичә, 27 февральдә иртән, «КАМАЗ» двигательләр заводының склад мәйданында погрузчик йөртүче 64 яшьлек хатын-кыз предприятиенең 53 яшьлек хатын-кыз эшчене таптаткан. Зыян күрүче күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган һәм шунда үлгән.
Шаһитлар әйтүенчә, погрузчик йөртүчесе алда йөк булу сәбәпле күрмәгән. Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклар өчен тиешле чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.