"Җанкисәккәем" спектакле Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында егерме елдан артык бара.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры бүген Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакленең юбилеен үткәрә. Спектакльне башкорт телендә моннан ун ел элек режиссер Рөстәм Хәкимов куйган иде – премьера 2007 елның 28 февралендә чыгарылган. Бу хакта театрның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Спектакльнең музыкасын Урал Иделбаев язган, рәссамы - Таң Еникеев.
Әлеге спектакль Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында егерме елдан артык бара – премьерасы 1995 елның 27 октябрендә булды. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, музыкаль бизәлеш – Азат Хөсәенов, сәхнәгә куючы рәссам – Сергей Скоморохов.
Бу фантастик хикәя авыл яшьләренең әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышуыннан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итә, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап ала.