XVII Федераль Сабан туе үтәчәк көн тәгаенләнде

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

 

Быел милли бәйрәмне үткәрү хокукы Әстерханга бирелде.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). XVII Федераль Сабан туе үтәчәк көн тәгәенләнде. Ул 12-13 май көннәрендә Әстерхан шәһәрендә узачак. Бу хакта бүген матбугат очрашуы барышында БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр ите.

Мәгълүм булганча, 2015 елда Федераль Сабан туе Красноярскта, 2016 елда Түбән Новгородта үтте. Быел милли бәйрәмне оештыру хокукы Әстерханга бирелде. 2018 елда аны Санкт-Петербург шәһәрендә билгеләп үтәчәкләр. 2020 елда исә чара Татарстан башкаласында оештырылыр дип планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International