Топ-менеджментның 73 процент тирәсе – ир-атлар, бары 23 проценты – хатын-кызлар.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда зур компаниядә җитәкче урыннарын хатын-кызларга (23 процент) караганда күбрәк ир-атлар (73 процент) били. Бу хакта Идел буе HeadHunter матбугат хезмәте хәбәр итә.
HH тикшеренү хезмәте Татарстан топ-менеджментының 8 мең резюмесын анализлаган һәм зур компанияләр белән шактый еш ир-атлар идарә итүен ачыклаган. Көчле затларның күбесе (90 процент) җитештерү, чимал табу (87 процент), транспорт һәм логистика (86 процент), шулай ук мәгълүмати технологияләр (84 процент) һәм төзелеш (84 процент) өлкәләрендә эшли.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәгариф һәм персонал белән идарә итү өлкәсе гадәттә “хатын-кызныкы” саналса да, Татарстанда бу тармакларда да ир-ат җитәкчеләр күпчелек (чагыштырмача 59 һәм 53 процент).
Хатын-кыз җитәкчеләр җитәкче ир-атлар санын бары тик ике өлкәдә генә – «Сәнгать, күңел ачу, масс-медиа» (54 процент) һәм «Спорт клублары, фитнес, матурлык салоннары"нда (58 процент) уздыра алган.