Россиялеләрнең 78 проценты мохтаҗ кешеләргә азык-төлек карточкасы кертүне хуплый

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

31 процент респондент азык-төлек карталарын алуга исәп тотуларын, сораштыручыларның тагын 26 проценты аларның үзләренә бик кирәк дип белдергән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россиялеләрнең 78 проценты ярдәмгә мохтаҗ аз керемле кешеләргә азык-төлек карточкасы кертүне хуплый. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сишәмбе көнне үз сайтында хәбәр иткән, дип җиткерә ТАСС.

"Россиядә азык-төлек карталарын кертү (аз керемле гражданнарга дәүләт бюджетыннан билгеле бер азык-төлек сатып алу өчен махсус карталарга баллар күчерелү) халык арасында хуплау тапты - " кирәк" дип 78 процент россияле белдерде... Яшьләр һәм авыл халкы әлеге картаны кертү кирәклеге турында өлкәннәргә һәм зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә караганда күбрәк әйтә. Азык-төлек карталары кирәк түгеллеген сораштыручыларның 19 проценты җиткерде", - диелгән ВЦИОМ хәбәрендә.

31 процент респондент азык-төлек карталарын алуга исәп тотуларын, сораштыручыларның тагын 26 проценты аларның үзләренә кирәклеген җиткерүе билгеләп үтелгән.

"ВЦИОМ-Спутник" инициативалы бөтенроссия сораштыруы 2017 елның 10-11 февраль көннәрендә үткәрелгән. Сораштыру стационар һәм мобиль телефон номерлары аша очраклы рәвештә 1200 респонденттан интервью алу юлы белән башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International