Татарстан Президенты белдергәнчә, ТАИФтан кала банк санациясенә башка структуралар да дәгъва белдергән.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ») Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк хөкүмәте Татфондбанк санациясенә өмет итә дип белдерде. Хәзерге вакытта моңа алынырлык санаторлар карала. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.
“Хәзер без бер төркемебезне тәкъдим иттек – ТАИФ һәм аның хезмәттәшләре. Үзәк банк бу сорауны карый. Әлбәттә, негатив бик сиздерә : банкта үз акчаларын җыйган кешеләр һәм оешмалар бар”, - дип белдерде ул.
Татфондбанкка кертем ясаган оешмалар республика хакимият вәкилләренә ярдәм сорап мөраҗәгать итте, - диде Миңнеханов.
«Без 1 миллиард сум кредитны авырлыкка дучар булганнарга, алар яңадан кредит алсын өчен, бүлеп бирдек. Ләкин бу барлык проблеманы да чишә дигән сүз түгел», — дип аңлатты Миңнеханов.
Ул шулай ук ТАИФ һәм партнерлардан тыш башка структураларның да санациягә дәгъва белдерүен искәртте. “Үзәк банкның аларны кабул итмәве кредит тарихына һәм актив сыйфатына бәйле. Санатор билгеле бер күләмдә акча кертергә тиеш. Хәзер моңа бәйле тикшерүләр бара”, - дип өстәде республика башлыгы.