Рафис Корбанга 60 яшь

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

5 февраль көнне Олы Битаман мәдәният йортында якташыбыз - Рафис Корбанның 60 яшьлек юбилее уңаеннан зур бәйрәм булды. Шагыйрьне котларга Биектау якташлар җәмгыяте, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары - шагыйрьнең иҗатташ дуслары, шулай ук чит регион һәм чит ил язучылар берлеге рәисләре, чит ил каләмдәшләре дә килделәр. Бәйрәмнең беренче өлеше шагыйрьнең авылдашлары, чордашлары тәбрикләве һәм авылыбыз артистларының җыр-моңнары белән үрелеп барса, икенче өлешендә сүз килгән кунакларга һәм Казан артистларына бирелде. Әлеге җылы, эчтәлекле очрашу якташыбызга карата  булган тирән ихтирамның дәлиле булды.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International