Kazan-2019 Worldskills беренче илчесе булу хөрмәтенә ресторатор Аркадий Новиков лаек булды.
Алексей Песошин WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты Казанда WorldSkills чемпионатының йомгаклау тантанасында меңнән артык яшь оста бүләкләнде Татарстанда техникумнарның һәр унынчы студенты WorldSkills мәктәбен үтте Чүпрәле студенты дәүләт стипендиясенә лаек булды Казанда WorldSkillsның яңа укыту үзәге ачылды(Казан, 28 февраль, «Татар-информ"). Бүген Сочида «Сочи-2017» XVI Россия инвестицион форумы кысаларында Kazan-2019 Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының беренче илчесе исеме игълан ителде. Kazan-2019 Worldskills беренче илчесе булу хөрмәтенә ресторатор Аркадий Новиков лаек булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара Татарстан Республикасы күргәзмә стендында узды.
Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яшь профессионаллар» берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Ольга Голодец искәрткәнчә, ике ел элек катлаулы көрәштә Казан 2019 елда Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру урыны итеп сайланды.
«Бу җиңү безнең өчен урта һөнәри белемне үстерүдә җитди адым булды. Бу – егет һәм кызлар өчен шәхси карьераларын коруда зур мөмкинлек», – диде Ольга Голодец.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген төп бурыч – 2019 елда Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын иң югарыдәрәҗәдә уздыру, Россия Федерациясе илкүләм җыелма командасының иң югары нәтиҗәләр күрсәтүе. Моның өчен Татарстан Республикасында күп эшләр башкарыла, диде ул. «Швециядәге EuroSkills-2016 чемпионатының соңгы нәтиҗәләре безнең потенциалыбыз булуны күрсәтте. «Ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов, – мондый илчеләр белән без иң яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкбез».
Аркадий Новиков җавап сүзендә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде. «Бу минем өчен җитди җаваплылык дип саныйм. Үз мисалымда пешекче һәм ресторатор һөнәрен, шулай ук башка һөнәрләрне дә популярлаштырырга тырышырмын», – диде ул.
Аннары чараны алып баручы Аркадий Новиковны Kazan-2019 Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының беренче илчесе дип рәсми рәвештә игълан итте.
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец Аркадий Новиковка Илче сертификаты тапшырды, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аркадий Новиковка чемпионат символикасы төшкән шарф бүләк итте, «Яшь профессионаллар» берлеге генераль директоры Роберт Уразов Kazan-2019 WorldSkills логотиплы статуэтка тапшырды.