Әлеге проектны Башкортстандагы татар эшмәкәрләре тәкъдим иткән.
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Ык буе авыллары Сабан туе 14 район халкын берләштерәчәк. Әлеге проектны Башкортстанда яшәүче татар эшмәкәрләре тәкъдим иткән. Милли бәйрәмне 22 июльдә билгеләп үтәргә планлаштыралар.
Бу хакта бүген матбугат очрашуы барышында Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.
“Ык — Башкортстан республикасы, Оренбург өлкәсе, Татарстандагы 14 район территорияләре аша ага торган елга. Ык буенда урнашкан авылларның күбесе — татар авыллары һәм әлеге Сабан туе алар өчен зур бәйрәмгә әверелер дип өметләнәбез”, - диде Марс Тукаев.