Биектау хоккейчыларының ял көннәрендәге уен нәтиҗәләре

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Россия беренчелегенең Идел буе регионы хоккей буенча  уеннары  кысаларында 2005 елгы егетләрдән торган "Биектау" командасы кичә Киров шәһәре командасы белән очрашты. Уен нәтиҗәсе: 2:13 "Биектау" командасы файдасына.

Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары кысаларында  2007 елгы үсмерләрдән торган “Биектау” командасы "АК бүре" командасы белән очрашты. Уен "Ак бүре" командасы файдасына 3:5 исәбе белән тәмамланды.

Бүген "Биектау-05" командасы кабат Киров белән уйнады. Уен нәтиҗәсе 4:9 "Биектау" файдасына.

Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары кысаларында  2007 елгы үсмерләрдән торган “Биектау” командасы Зәй районы командасы белән уйнады. Нәтиҗә 5:2 Зәй хоккейчылары файдасына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International