"Россия 1" телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

1 март көнне “Россия” телеканалында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан фильм күрсәтәчәкләр.

 

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең мәгълүмат хезмәте җитәкчесе урынбасары, алып баручы Лилия Галимова үзенең “Твиттер”ында әлеге фильм турында анонс урнаштырган. “Татарстан! 1 март көнне Рөстәм Миңнеханов юбилее уңаеннан телетарих карыйбыз”, дигән ул рәсем астына. Анонстан күренгәнчә, фильмда беренче Президент Минтимер Шәймиев, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Саклык банкы башлыгы Герман Гриф та катнашачаклар. Фильмда тагын ниләр булачагын 1 март көнне сәгать 9.00 дә һәм 19.00дә “Россия” телеканалыннан карарга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International