8 Мартка “Иң яраткан кешем” фотоконкурсы

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Биектау” медиахолдингы бөтен дөньяга кызчыкларның, кызларның, ханымнар һәм әбиләрнең теләсә кайсы яшьтә һәм теләсә кайсы заманда иң чибәрләр, шәфкатьлеләр, якты йөзлеләр булуын белдерү максатын күздә тоткан фотоконкурсның башланып китүен хәбәр итә.

Конкурс 28 февральдән 9 мартка кадәр дәвам итәчәк. Фотосурәтләрегезне vgora-vesti@mail.ruэлектрон адресына җибәрегез һәм барысын да алар өчен безнең biektaw.ru сайтында тавыш бирергә  чакырыгыз.

Иң күп тавыш җыючы Казандагы интерактив-фәнни  паркка бару өчен өч кешелек сертификат алачак!

 

 

P.S. фотоларыгызны җибәргәндә исем-фамилиягезне язарга онытмагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International