2011 елдан башлап Россия Федерациясенең «Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтүне оештыру» турындагы 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән 210-нчы санлы законы кысаларында Россия эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтен күрсәтүнең гадиләштерелгән ысулына күчте.
Мөһаҗирлек (миграция) юнәлешендә электрон ысул ярдәмендә дәүләт хезмәте алу өчен гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтенең бердәм порталы аша бирергә була. Порталда гражданнарга хезмәт күрсәтә торган дәүләт органнары, дәүләт хезмәте турында мәгълүмат, гариза формалары һәм үрнәкләре, гаризаны дәүләт органнарына тапшыру тәртибе урнаштырылган. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтен электрон ысул ярдәмендә алыр алдыннан гражданин gosuslugi.ru порталында үзенең шәхси кабинетын булдыру өчен теркәү узарга тиеш. Моның өчен гражданинның пенсия иминият белешмәсе номеры (СНИЛС), электрон почта адресы һәм телефон номеры гына кирәк булачак.
Бүгенге көндә мөһаҗирлек юнәлешендә түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә:
- гражданнарга яңа һәм иске үрнәктәге чит ил паспорты бирү;
- РФ гражданины паспортын алыштыру яисә яңаны бирү;
- гражданнарга белешмә-мәгълүмат бирү;
- Россия Федерациясе территориясендә гражданнарның яшәү һәм тору урынында теркәү уздыру;
- Россия Федерациясе гражданины булмаган яисә Россиядә вакытлыча яшәүче чит ил гражданнарына яшәп тору өчен рөхсәт бирү;
- чит ил гражданнарына Россия Федерациясенә керү өчен рөхсәт-чакыру бирү.
Бүгенге көндә Россия эчке эшләр министрлыгының Биектау районы мөһаҗирлек юнәлешендә эшләү бүлеге электрон ысул ярдәмендә түбәндәге дәүләт хезмәтләрен күрсәтә:
- РФ гражданины паспортын алыштыру яисә яңаны бирү;
- Россия Федерациясе территориясендә гражданнарның яшәү һәм тору урынында теркәү уздыру;
- гражданнарны Россия Федерациясе территориясендә яшәү һәм тору урыныннан исәптән төшерү.
Гаризаларны электрон ысул белән бирүнең өстенлекләре:
- гаризаны озын чират көтмичә, үзегез теләгән һәм үзегезгә уңайлы вакытта гына бирү мөмкинлеге;
- интернет челтәренә тоташкан теләсә-кайсы компьютердан (эш урыныннан, интернет-кафэдан) үзегезнең үтенечне җибәрү мөмкинлеге;
- электрон ысул ярдәмендә хезмәт күрсәтү төрле дәрәҗәдәге түрәләргә ришвәт бирү мөмкинлеген юкка чыгара.
Бердәм портал аша гариза бирү дәүләт органнары хезмәткәрләре белән очрашуны бөтенләе белән юкка чыгара алмый, әлбәттә. Гражданнарга көне, сәгате, минуты алдан ук ачыкланган кабул итү көннәре билгеләнә. Әмма бу очракта да гражданинның вакыты заяга үтми. Ул билгеләнгән вакытка барып, үз эшен тиз генә башкарып чыга ала.
Гражданин электрон ысул аша нинди характердагы гариза белән мөрәҗәгать итүенә карамастан, дәүләт хезмәте алу өчен барытик бер генә тапкыр дәүләт учреждениесенә килә. Кабул итү вакыты килеп җиткәч ул үзен аныклаучы документын, дәүләт пошлинасы түләгәнлеге турында квитанциясен һәм кирәкле санда фотографиясен алып, кабул итү бүлмәсенә килә.
Өйдән торып кына дәүләт хезмәте алу өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаган һәр кеше Биектау авылы, Полковая урамы, 9 йортка урнашкан “Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә” мөрәҗәгать итә ала. Үзәк белгечләре сезгә порталда теркәү узарга һәм гариза бирергә ярдәм итәчәк. Үзегез белән паспорт, пенсия иминият белешмәсе номеры, ИНН булу шарт. www.gosuslugi.ru порталында бер тапкыр теркәү узган кеше өчен барлык төр дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге барлыкка килә.
Зөлфия ИХСАНОВА, Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы миграция бүлеге башлыгы