Кичә, 30 гыйнвар көнне “Бик шәп әйдаман” конкурсының район этабы узды.
Бәйгенең читтән торы уздырылган өлешендә 20 мәктәп катнашты. Катнашучылар конкурска дип үзләренең портфолиоларын һәм үзләре турында презенетация җибәргәннәр иде. Бәйгенең икенче этабына 7 мәктәп узды.
Чыпчык мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Анастасия Родюшина әлеге бәйгедә 1 урынны алды. Бәйгедә катнашучының визиткасы, музыкаль-театральләштерелгән тамаша һәм җыелган аудитория белән чара уздыру этаплары булды.