Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында раштуа бәйрәме уңаеннан балалар өчен чыршы бәйрәме булды.

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе
7 январь көнне Алан-Бәксәр мәдәният йортында раштуа бәйрәме уңаеннан балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бик кызыклы сценарий әзерләгән иде. Балалар Кыш бабай һәм Карсылу, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәсендә җырлар җырлап әйләнделәр. Бәйрәмнән бар да кәнәгатъ калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International