Татарстанда көн дәвамында томанлы һава торышы сакланачак

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Көндез 1-6 градус салкын, юлларда — бозлавык, кар көртләре.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының начарлануы турында хәбәр җиткерде.

Татарстан һәм Казан территориясендә 6 гыйнварда көн дәвамында томан булачак, күз күреме 500 метрдан да азрак тәшкил итәчәк.

Көндез кар явуы ихтимал, аерым районнарда юеш кар явуы һәм буран чыгуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба исә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчәючән җил чыгуы ихтимал.

Көндез 1-6 градус салкын. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International