Биектау тимер юл станциясе бистәсе Мәктәп урамы буенча 12 фатирлы яңа йортны кулланылышка тапшырдылар. Тантаналы чарада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.
Шулай ук бүген Бөреле бистәсендә дә 27 фатирлы яңа йорт кулланылышка тапшырылды. Әлеге йортлар гражданнарны аварияле торактан күчерү һәм социаль ипотека программасы буенча төзелгән иде.