Бөреле бистәсе Гагарин урамы буенча яңа 27 фатирлы йортны кулланылышка тапшыру тантанасы булды.
Тантаналы чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Ул яңа фатирлы булучыларга исән-имин, куанычта яшәргә дигән теләкләрен җиткерде.