26 октябрь көнне Алан-Бәксәр мәдәният йортында "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә "Көзге муллык табын түрендә" дигән кичә үткәрелде.

2016 елның 30 октябре, якшәмбе
Кичә барышында Алан-Бәксәр һәм Алат спиртзаводы авылларында яшәүче апалар үзләре өйдә пешереп алып килгән гөбәдия, кабак, алма, балан бәлеше; катлы паштет, кыстыбый, кош теле, юка һәм башка ризыкларның рецептлары белән бүлештеләр; яшь чактагы хәтирәләрне искә төшерделәр. Бу көнне Алан-Бәксәргә кунаклар да чакырылган иде. "Ак калфак"ның район бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова оешманың оешу тарихы, бурыч-максатлары турында сөйләде. Район мәдәният йорты артистлары Лилия Борханова (Биектау районы мәдәният булеге җитәкчесе), Айзат Шакиров, Ризәлә Уткузова, Шамил Гибаев, шулай ук авыл үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән кичәне бизәделәр. Залда утыручылар шулай ук икмәк пешерү остасы Фәрит Заһидуллин чыгышын һәм ул пешергән икмәк дегустацисен бик яратып кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International