Ялларда нинди һава торышы көтә?

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 15 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республикада яңгыр һәм җепшек кар яву ихтималы бар. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын, көндез уртача тизлектә җил исәчәк.

 

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын, көндез – 3-8 градус җылы булачак.

 

Казанда да кыска вакытлы яңгыр һәм җепшек кар яву ихтималы бар. Төнге сәгатьләрдә – 0-2, көндез 5-7 градус җылы. 


Якшәмбе, 16 октябрьдә, явым төшемнәр кабатлана. Һава температурасы төнлә 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын, көндез 1-6 градус җылы булыр дип фараз кылына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International