Казанда транспорт хәрәкәте чикләнә

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Казанда Краснооктябрьск урамында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелде.

 

Вакытлы уңайсызлык 24 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Тәгаен алганда, Краснооктябрьск һәм Уфа урамнары (4 йорт яны) киселешендә юл өлешчә ябык булачак.

Биредә газ торбаларын урнаштыру эше алып барыла. Вакытлы юл билгеләренә карата игътибарлырак булырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International