Иң элек “Нәрсә соң ул терроризм, кемнәр соң алар террористлар” дигән сорау балаларны кызыксындырганлыктан, бу төшенчәләрнең аңлатмасы ачыкладык. Бу очракта үз-үзеңне ничек кулда тотарга һәм нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге белән таныштык.Балалар үз Туган илеңне саклау өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген уеннар аша өйрәнделәр. Балалар 4 төркемгә бүленделәр һәм төрле эстафеталарда катнаштылар. Алар: “Снайперлар” (комлы капчыкны кыршау эченә ыргыту), “Миналы урын” (аяк эзләренә басып тиешле урынга бару), “Коткаручылар” (команданың командирлары кыршау ярдәмендә үз командасын икенче якка алып чыгу), “Салютны җый” (кыршау эченә түгәрәк фигураларны төзү) кебек эстафеталар.Бәйрәмне йомгаклап, зурлар катнаш төркем балалары Тынычлык символы – Күгәрченнәр белән флешмоб (бию) башкардылар.