"СМП-184" ААҖ хезмәт хакын түләү буенча тулысынча бурычын түләде

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Әгерҗе районы "СМП-184" ААҖ 7 хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 208,2 мең сумны тәшкил итә.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International