Алан-Бәксәр авылында Үзәк һәм Гагарин урамнары киселешендә "Җәяүлеләр юлы" юл билгеләре куелды.

2016 елның 10 сентябре, шимбә
Алан-Бәксәр авылында бу урамнар кисешкән чат җәяүлеләр өчен иң куркыныч юл чаты булып тора. Бу юлдан көн саен балалар мәктәпкә һәм бакчага йөриләр. Гагарин урамыннан "Дөбъяз - Алан-Бәксәр - Наратлык" асфальт юлы үтә, биредә хәрәкәт бер дә тукталып тормый. Үзәк урамы - җирле карамактагы юл. Җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан бу юл чатына "Җәяүлеләр юлы" юл билгеләре куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International