Әлеге вазифаны Радик Гайнетдинов башкарачак. Ул бу вазифада Тимур Акчуринны алмаштырды.
Исегезгә төшерәбез: министрның җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Тимур Акчурин бер ай элек министрлык эшчәнлеге белән бәйле булмаган яңа вазифага күчкән иде. Ниһаять, министр урынбасары вазифасы да тулыланды. Әлеге вазифаны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу идарәсе җитәкчесе Радик Гайнетдинов башкарачак.