Мәдәни тормышыбызда янәдән җанлану сизелә. Сәнгать коллективлары җәйге ялдан чыкты. Театр сәхнәләрендә репетицияләр башланды.
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры яңа сезонын 14 сентябрьдә ачачак. Театрның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, театраль сезон Илһам Галинең “Беренче мәхәббәт” комедиясе белән башланып китәр, дип көтелә.
К.Тинчурин театры артистлары 83нче сезонга зур өметләр һәм иҗади планнар белән килә. Театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин быелгы сезон сюрпризларга бай булачак, дип ышандыра. «Ел ахырына кадәр тамашачыларыбызны ике премьера белән сөендерергә ниятлибез. Аерым алганда, иң элек Аяз Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош” пьесасын сәхнәләштерү күздә тотыла», – ди ул. Режиссер 2018 елда күренекле язучының тууына 90 ел булуны искәртеп, әсәрнең шушы дата уңаеннан алдан сәхнәләштерелүен әйтә. Совет чорында иҗат ителгән әлеге пьеса бүген дә актуальлеген югалтмый, – дип саный Рәшит әфәнде.
83нче сезонда тамашачыларга тәкъдим ителәчәк чираттагы премьера – драматург Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектакле булачак. Шул рәвешле, театр татар классик әдәбиятын популярлаштыру юнәлешендә актив эшләвен дәвам итә.
83нче сезонны ачу уңаеннан театр тамашачылар арасында «ТЫЛСЫМЛЫ АКЦИЯ» игълан итте! 14 сентябрьгә билет алып “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясенә килгән һәркемнең истәлекле бүләк оту мөмкинлеге бар. Бүләкнең кемгә эләгәчәге нәкъ менә шушы көнне билгеле булачак!
14 сентябрь көнне театр сөючеләр Илһам Галинең (Шамил Фәрхетдинов) “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясен тамаша кыла алачак. Әсәрне сәхнәгә Рәшит Заһидуллин куйды. Сәхнәдә мәңгелек мәхәббәт темасы, ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр чагылыш таба. Театр тәнкыйтьчеләре раслаганча, гармонияле актерлар ансамбле һәм Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльне уңышлы һәм халыкчан итеп танытырга өлгерде инде.
“Әллә язмыш, әллә ялгыш” спектаклен исә 22 сентябрьдә күрергә мөмкин булачак. Премьера Наталья Нестерованың “Выйти замуж” дигән проза әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Режиссер Резеда Гарипова шуның буенча драма әсәре, ягъни инсценировка эшләде. Театр артисты Илфак Хафизов татарчага тәрҗемә иткән. Сюжет исә бик гади. Төп герой — Люция, барлык кешеләр кебек үк, бәхетле булырга тели һәм гомер буе шуңа омтыла. Ул чиста, намуслы, самими. Шул сыйфатлары аркасында, төрле маҗараларга юлыга, әмма могҗизаларга ышанудан туктамый.
К.Тинчурин театрының легендар шәхесе Исламия Мәхмүтованың 23 сентябрьдә “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми уйналган, уен-көлке, җыр-биюгә бай әлеге мелодрама бу көнне тамашачыларны кабат сөендерәчәк, ди театрдагылар.
Соңгы елларда иҗатта активлык күрсәткән яшь режиссер Резидә Гарипова чын мәгънәсендә теарда үз урынын тапты. Татар тамашачысы хозурына үзенчәлекле алымнар файдаланып куйган әсәрләре аша, сәнгатькә үз сукмагын сала ул. Илдар Юзиев әсәре буенча куелган “Гашыйклар тавы” спектакле 25 сентябрьдә күрсәтелә. Резидә сәхнәләштергән бу әсәрдә аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләренең язмышлары чагылыш таба.
27 сентябрьдә тамашачылар К.Тинчуринның“Назлы кияү”спектаклен карый ала. Театр сәхнәсендә 2 ел дәвамында уйналган әлеге спектакль тамашачы тарафыннан шактый җылы кабул ителә. 1915 елда иҗат ителгән әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә мөһимлеген югалтмый. Бай кияү өйләнергә җыенуын белдерә. Күңеленә хуш килгән кәләшне табып биргән кешегә алтын бизәнү әйбере вәгъдә итә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. Спектакльне сәхнәгә Рәшит Заһидуллин куйган.
28 сентябрьдә узган сезонның чираттагы премьерасы – Шамил Фәрхетдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле. Комедия жанрындагы әлеге спектакль 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачыга исәпләнгән. Шуңа да аны бөтен гаилә белән килеп карарга мөмкин. “Эх, алмагачлары!” юмор, кешелеклелек белән сугарылган, ул кәефне күтәрә һәм күңелдә уңай тәэсирләр калдыра. Спектакльнең режиссеры — Рәшит Заһидуллин.
Ә15-21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале узачак. Чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан оештырыла. 2014 елдан проект халыкара дәрәҗә статусы алды. Быел Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея Республикалары, Оренбург өлкәсе театрларыннан да кунаклар көтелә. Алар милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен безнең сәхнәдә һәм Казан дәүләт яшь тамашачылар театрлары сәхнәсендә күрсәтәчәк.