Финанс министрлыгы аракының минималь бәясен арттырырга тәкъдим итте

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Россия Финанс министрылыгы гамәлдәге канунга үзгәреш кертергә тәкъдим итте.

 

Шул рәвешле, идарә тармагы 0,5 литрлы аракының берәмтекләп минималь сату бзясен 7 сумга арттырырга – 197 сумга җиткерергә чакырды. Шул хактагы материаллар норматив хокукый актлар проекты порталында урнаштырылган. Финанс министрлыгы аракының күмәртәләп сату бәясен дә 165 сумнан 177гә, сатып алу бәясен – 174тән 180 сумга күтәрергә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International