2016 нчы елның 23нче август көненә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 4531 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 31 кешегә кимрәк.
Шулай ук Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимү күзәтелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, бу шәһәрләренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1870, 726, 107, 1137, һәм 207 эшсез кеше исәптә тора.