17нче августтан алып 23нче августка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 71 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. Шулай ук, иң күп эштән киткән 68 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.
Башка тармакларда караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак билгеләнә: икътисад эшчәнлеге – 25, транспорт һәм элемтә – 25, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 36, дәүләт идарәсе – 19, төзелеш – 32, сәламәтлек саклау – 17, мәгариф өлкәсе – 40, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 26, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 22, файдалы казылмалар табу – 11, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 16, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 10.