Статистик мәгълүматларга караганда, 2016нчы елның 23 нче август көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 782 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 121 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,72% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33 505кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1815 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 613 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 303е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 64 граждан оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.