Белем көнендә көчле яңгыр явачак

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Алда торган көндә һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы бар.Синоптиклар 1 сентябрьгә шундый фараз җиткерде.

 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 август кичендә, төнлә һәм 1 сентябрьдә көндез республика районнарында яшен, кыска вакытлы көчле җил һәм көчле яңгыр көтелә. Көчәйгән вакытта көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

 

Казанда шулай ук яшен, көчәючән җил һәм көчле яңгыр явачак дип фараз кылына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International