Татарстанда яшәүче гаиләләрнең 16 %ы гына кредитка 470 мең сумлык машина алырга сәләтле.
Ә 1,2 һәм 5 миллион сумлык машина алырдай мөмкинлеге булучылар саны тагын да азрак – 3,9 һәм 0,4 %. Автомобилҗ сатып алуга сәләтлелек буенча Татарстан россия төбәкләре рейтингында 39 нчы урында бара. Лидер – Ямал-Ненец автоном округы. Биредә әлеге күрсәткечләр – 56,3, 33,5 һәм 6,8 %. Беренче өчлеккә Ханты-Мансийск (41,2 %, 19,6 %, 3,1 %) белән Ненец автоном округы (40,4 %, 20,9 %, 3,4 %) да кергән. Рейтингның беренче унлыгында Мәскәү, Чукотка автоном округы, Магадан, Камчатка өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Коми кергән.
Исемлекнең азагында – Дагыстан, кырым, Кабардин-Балкар, Калмыкия, Мари Иле, Карачай-Черкес һәм Чечен төбәкләре.
Төньяк төбәкләрнең лидерлыгы югары хезмәт хакы һәм баласыз гаиләләрнең күп булуы белән бәйләп аңлатыла.