Сау бул, җәй!” бәйрәме балалар өчен иң күңелле бәйрәмнәрнең берседер ул. Бу елда ул бәйрәм читтә калмады. Сәгатен көтеп, мәдәният йорты ишек алды бала-чага белән тулды. Белдерүдә язылганча бәйрәмне “Фиксики” мультфильмы геройлары ачып җибәрде. Балалар үзләренең көчләрен төрле яклап сынадылар-җитезлек тә, осталык та, тапкырлык та, төгәллек тә шушында сыналды. Бәйрәм батутта сикерү белән тәмамланды. Сау бул, җәй!!!! Исәнме мәктәп!!! Уңышлар сезгә укучылар.