ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда узган мәктәп укучылары арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадасында көмеш медаль яулаган призерларны котлауда катнашты.
Ул көмеш медаль яулаган дүрт россияледән икесе - Станислав Наумов һәм Денис Солонковка лаеклы бүләкләрен тапшырды.
Вице-чемпионнарны котлап, Роман Шәйхетдинов: “Олимпиаданың Казанда үтүе очраклылык түгел. Бу Казанның Россиянең IT- башкаласы икәнен күрсәтә. Мин сезнең яңадан да безгә Россиягә, Татарстанга, Иннополиска киләчәгегезгә ышанам. Әмма инде сез анда элемтәләр булдыручы, бизнес төзүче һәм икътисадны устерүчеләр сыйфатында булырсыз”, - дип билгеләп үтте.
Министр шулай ук олимпиаданы оештыручыларга, аеруча КФУга рәхмәтен җиткерде. “Ул әлеге проектта лидер булды”,- диде ул КФУ турында.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте