Процедураларның катлаулануы сәбәбпле бүгенге көндә газга күчкән автомобильләрнең якынча 5 проценты гына экспертиза узган.
Газга күчерелә торган автомобильләр катлаулы экспертиза узарга тиеш. Бу вакыт таләп итүче процедура.
"Газ ягулыгында йөргән транспорт чарасының һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләре азрак. Газ баллоннары җиһазларын урнаштыру, сертификатлаштыру да ЮХИДИ каршындагы махсус үзәкләрдә булырга тиеш. 55 көнгә сузылган процедура бөтенләй дөрес түгел! Без газны иң күпләп җитештерүче, ә үзебез аз кулланабыз. Без бу процедураны ил өчен уңайлы итәргә тиешбез”, - дип белдерде Президент.