ТР дәүләт хезмәтләр Порталында балалар бакчасы өчен түләүне кайтару хезмәте яхшыртылды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында балалар бакчасы өчен түләүне компенсацияләү буенча хезмәт яхшыртылды.

Хәзер электрон гаризә биргәннән соң материаль ярдәм республикакүләм үзәкләрен бару кирәк түгел, чөнки кирәкле документларны республикакүләм үзәк хезмәткәрләре ведомстволар ара электрон хезмәттәшлек системасы аша үзаллы карый алалар.

Әлеге хезмәт 1 июльдә оптимизацияләнде. 4 июльгә 300 кеше гариза биреп өлгергән иде.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International