Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Спасс һәм Теләче районнары предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады.
Хәзерге вакытта әлеге предприятиеләр 66 хезмәткәргә 136 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.