Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Чишмәкәй" җәйге лагере эшли.

2016 елның 27 июне, дүшәмбе
Лагерь экологик юнәлештә эшли. Һәркөн саен балалар өчен табигатькә экскурсияләр оештырыла: алар урманда, болында, чишмә буйларында булдылар инде. Туган якта яшәүче хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу да балаларга күп яңалык ачты. Шулай ук алар Иске Казан музеенда, район үзәгендәге туган якны өйрәнү музеенда, Ямаширмә авылында урнашкан страуслар фермасында да булып кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International