Бәйрәмдә өч меңгә якын кеше катнашты. Халыкны бәйрәм белән Татарстан Республикасы дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, "Әсән" ширкәте рәисе Зөлфия Абдрахманова, Биектау муниципаль районы башлыгы исеменнән Җир һәм мөлкәт палатасы рәисе Раил Хәсбиев котладылар. Бәрәмнең башыннан ахырына кадәр сәхнәдә һәм мәйдандә Казан артистлары халыкның күңелен күрде: Резеда Кадырова, Нурзадә, Фидәрис һәм Розалия Мортазиннар җырлары белән куандырса, "Казан кичләре" коллективы дәртле биюләре белән йөрәкләрне җилкендерде. Вәис Бәйрәмов төрле гармуннарда, курай-кубызда уйнап бәйрәмгә ямь өстәде. Сабантуйның иң дулкынландыргыч уеннары - милли көрәш, ул алты яшь һәм үлчәү категориясендә оештырылган иде. Тамашачылар бик матур гадел көрәш тамаша кылды бу көнне. Абсолют батыр булып Радик Фәйзуллин танылды. Ярышлар шулай ук гер күтәрү, аркан һәм таяк тартыш, капчык сугышы, колгага менү, кул көрәше һәм башка күп төрле шаян спорт төрләре буенча оештырылган иде. Уеннарда өлкәннәр һәм балалар бик теләп катнаштылар. Балалар өчен бушлай батут куелган иде, алар теләгән хәтле сикерделәр. Шулай ук махсус киртәләп куелган урында сәүдә нокталары эшен гөрләтте: төрле товарлар белән сату итүдән тыш, килгән кунакларга пылау, шашлык тәкъдим иттеләр. Сабантуй бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Сабантуйны оештыруның төп чыгымнарын Әсән ширкәте үз өстенә алды, шулай ук Гыләҗев Шәфкат, Бәхтияров Марат һәм "Татарстан күперләре" ширкәте матди ярдәм күрсәттеләр. Иганәчеләрнең барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез, нык сәләмәтлек һәм эшләрендә уңышлар телибез.