Кече Рәстә ифтар

2016 елның 14 июне, сишәмбе
Изге Рамазан аенда 13 июнь көнне Кече Рәс авылы мәчетендә ифтар үткәрелде. Ифтарга Кече Рәс, Зур Рәс һәм Кондырлы авылларында яшәүчеләр чакырылды. Мәҗлесне үткәрергә "Суксу" ширкәте директоры Усманов Азат Шәфик улы һәм Кече Рәс авылы имам-хатыйбы Әдһәм хәзрәт ярдәм итте. 
Табынны  Сабирова Гөлфия Каюм кызы, Низамиева Гөлназ Илдар кызы, Зарипова Гүзәл Мидхәт кызы, Сафина Гөлфия Наил кызы, Шәйхетдинова Гөлшат Усман кызы, Усманова Сиренә Фәйзрахман кызы, Ибрагимова Рәмзинә Мәгданур кызы әзерләде. Рамазан ае рухи бердәмлегебезне ныгытсын, күңеләребезгә шатлык, изгелек һәм мәхәббәт иңдерсен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International