Министр урынбасары Марат Гафаров республика басмасына язылу буенча акциядә катнашты

2016 елның 10 июне, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров АО "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин оештырган #Әти-әниеңнеяздыр #Якыннарыңныяздыр акциясенә кушылды. 

Министр урынбасары өч өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын "Татарстан Республикасы" газетасына яздырды. Шулай ук Марат Гафаров әти-әнисенең республикада булган хәлләрдән хәбәрдар булуын теләде. Әлеге басма алар адресына да киләчәк. 


Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International